Чулпан авылында якташыбыз Рәис Вәлиәхмәтовны искә алдылар

2021 елның 27 феврале, шимбә

Рәис Вәлиәхмәтов 1999 елда Чечня Республикасында терроризмга каршы операция барышында һәлак була. Шуннан бирле чулпанлылар Раиса Вәлиәхмәтов турында истәлек саклыйлар. Аны авылдашлары да, яшьтәшләре кебек үк, спорт белән шөгыльләнгән, аннары армиягә алынган игелекле, ярдәмчел егет буларак хәтерли...

Бүген дә дуслары, туганнары, укытучылар һәм аны белүчеләр аның турында яхшы хатирәләре белән уртаклаштылар, бер минут тынлык белән искә алдылар, Рәис каберенә чәчәкләр салдылар.

Яхшы традиция буенча, дуслары һәм авылдашлары быел да ирләр командалары арасында волейбол һәм мәктәп укучылары арасында хоккей буенча истәлекле турнирлар оештырдылар.

Волейбол буенча турнир дүрт команда катнашында узды, анда "Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары" җиңде. Икенче урында - Нурлат шәһәре җыелма командасы, өченче урында - хуҗалар үзләре. Хоккей турнирында Кизләү мәктәбе командасы җиңү яулады, хуҗалар – икенче, өченче урында - Фома мәктәбенең яшь хоккейчылары. Командалар, шулай ук яхшы уенчылар кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International