«Южная» хуҗалыгының машина-трактор паркында язгы чәчүгә әзерлек көннәрендә бөтен кешегә дә эш җитә. Слесарь-көйләүче Әхтәм Галәүтдиновның эше бик җаваплы - ул техниканың “йөрәген” - двигателен ремонтлый. "Ул техниканың барлык нечкәлекләрен белә", - диләр аның турында. Тәҗрибәле табиб кебек, ул башта дөрес «диагноз» куя, аннары «көйсезләнә торган» өлешләрен алыштыра, моторны сүтә һәм җыя. Кыскасы, техникага икенче тормыш бүләк итә. Шуңа күрә аны, белгеч буларак, механизаторлар да, җитәкчелек тә бәяли, хөрмәт итәләр.
Әхтәм Галәүтдинов техника белән балачактан ук мавыга башлаган. Машиналар һәм тракторлар төзәтүне гомер буе җирле хуҗалыкта комбайнчы, тимерче булып эшләгән әтисе Әнәс абыйдан өйрәнгән.
Ул 1977 елда трактор руле артына утыра, Ульянов исемендәге колхозда тырышып эшли, чөгендер игүдә актив катнаша. Хезмәтләре өчен бүләкләргә лаек була, еллар узу белән зур тәҗрибә дә туплый. Бүген ул хуҗалыкта алыштыргысыз белгечләрнең берсе, ул моторны да, техниканың башка төзек булмаган өлешләрен дә җиңел генә көйли ала.
«Хәзер техника күпкә катлаулырак, барысы да үзгәрә. Шуңа күрә даими өйрәнергә туры килә. Әгәр тырышсаң, барысына да өйрәнергә мөмкин.
Техника белән эшләү җиңелләрдән түгел, көне буе эшләп арыганлык үзе турында сиздерә, терсәктән майга чумып эшләргә туры килгән көннәр дә була. Шулай да, яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә, боларның барысына да игътибар итмисең. Күпмедер вакыт тынып торган техника яңадан кабынып китә икән, күңелдә барлыкка килгән канәгатьлек хисе моны онытырга ярдәм итә», - ди Әхтәм Әнәс улы.