Алар "Яңа буын" балалар иҗтимагый оешмасының "Уңыш формуласы" проекты кысаларында оештырылды.
“Уңыш формуласы” – “Киләчәк” балалар иҗат үзәге каршындагы “Яңа буын” балалар иҗтимагый оешмасы район Советы активистлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе. Әлеге проект кысаларында катнашучылар төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкән кызыклы кешеләр белән очрашалар. Бу юлы спикерлар булып Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, "РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе" Федераль казна учреждениесенең Нурлат муниципальара филиалы начальнигы Радим Хәмидуллин, Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның һәм инвалидларның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин чыгыш ясады. Укучылар сораулар бирделәр, аларның шәхси уңыш формуласы белән кызыксындылар. Кунаклар үзләре, эшчәнлекләре турында бик теләп сөйләделәр, теләкләрен җиткерделәр.