Бүген иртәнге сәгатьләрдә Нурлатның кызу хәрәкәтле урамнарының берсендә «Тоннель»профилактик операциясе узды.
Автоинспекторлар рейды полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә узды. Бу юлы куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрүгә аерым игътибар бирелде.
"Республика районнарының берсендә 4 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте зур резонанс алды. Куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган. Нурлатлыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шул исәптән куркынычсызлык каешларын да каптырып йөрергә чакырам», - дип билгеләп үтте районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов.
Рейд барышында барлыгы кагыйдә бозуның 12 очрагы ачыкланган, шуларның 4се куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен. Илдар Зөфәр улы билгеләп үткәнчә, хокук бозу өчен 1000 сум күләмендә штраф салына.