КЧС утырышында Нурлатта янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

2021 елның 26 феврале, җомга

Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе Рәфис Хәмзин алып барды.

КЧС утырышында Нурлат муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау буенча «Торак-2021» тикшерү-профилактик операциясен үткәрү каралды.

Бу уңайдан тулырак мәгълүматны күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Альмарис Талипов җиткерде.

Биредә шулай ук хәзерге вакытта башка мөһим мәсьәләләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору турында да фикер алыштылар. Рәфис Хәмзин утырышта катнашучыларны прививка ясату кампаниясендә активрак катнашырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International