Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында - яңа җитәкче

2021 елның 26 феврале, җомга

Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында җитәкче алмашынды. Бу вазыйфага Роберт Адлерович Газизуллин билгеләнде.

Ул бу урында озак еллар әлеге учреждениене җитәкләгән Евгений Кузьмич Савиновны алыштырды. Аның җитәкчелегендә интернат-йортта капиталь ремонт ясалган, учреждение территориясе төзекләндерелгән.

Моңа кадәр Роберт Адлерович район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International