Февральнең шушы салкын иртәсендә нурлатлылар Ватаннан читтә сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган якташларын искә алдылар. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 32 еллыгы уңаеннан митинг үзәк паркта сугышчы-интернационалистлар мемориаль комплексы янында узды.
Әлеге сугышның исән шаһитлары өчен февральнең бу көне бер үк вакытта тантаналы һәм кайгылы да. Алар күптән узган көннәр вакыйгаларын, сугышчан иптәшләрен, антына хыянәт итмичә, сугышчан бурычларын үтәгәндә гомерләрен биргән дусларын сагынып искә алалар.
“Үз үрнәгегез белән сез яшьләргә хезмәттәшләрегез турында истәлекне ничек сакларга, тарихыгызны хөрмәт итәргә кирәклеген күрсәтәсез”, - дип билгеләп үтте район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов.
Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә 262 нурлатлы катнашты, аларның бишесе һәлак булды. Алар истәлегенә район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте.
«Без беркайчан да үз иптәшләребезне онытмыйбыз. Һәрберебезнең күңелендә Хәтер китабы бар»,-диде запастагы капитан, сугышчы-интернационалист Марат Абдрахманов.
Әфганстанда сугыш инвалидларының һәм башка локаль конфликтларның Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин 1989 елның 15 февралендә 10 мең татарстанлының язмышында эз калдырган, аларның 296сы хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган ун еллык сугышка ахыргы нокта куелуын искә төшерде. Әлеге истәлекле дата алдыннан иҗтимагый оешма вәкилләре район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ДОСААФ, “Форпост” үзәге һәм “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” белән берлектә “Нурлат-Яңа Тумба” маршруты буенча автоузыш оештырдылар.
Алар Әфганстанда хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Семеновның каберенә барып, аның кабер ташына фото, шулай ук ул яшәгән йорт диварында мемориаль такта урнаштырдылар. Митинг башланыр алдыннан тагын өч адрес буенча «Монда сугышчы-интернационалист яши» дигән истәлекле табличкалар урнаштырылды. Бу күркәм традиция, һичшиксез, дәвам итәчәк", – диде Ришат Сафиуллин. Соңыннан иҗтимагый оешма әгъзаларына «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга XXX ел» истәлекле медальләрен тапшырды.