Нурлатның "Легенда" клубы фронтовикларның туганнарына 90нан артык хәбәр тапшырды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

"Легенда" хәрби-патриотик клубы билгесез югалганнар турында мәгълүмат  туплауны дәвам итә. Сугышта хәбәрсез югалган 92 якташыбызның туганнары үзләренең якын кешеләре турында мәгълүмат ала алдылар. Аларның язмышына ачыклык кертергә һәлак булу турында хәбәрнамә язулары  ярдәмгә килә. Бөек Ватан сугышы тәмамлангануга 75 ел узгач кына алар адресатларын таптылар.

Аларны «Легенда» клубы җитәкчесе Владимир Малыгин Аксумла авылы мәдәният йортында узган чарада тапшырды. Анда Әхмәт авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда яшәүчеләр катнашты.

“Бу бик дулкынландыргыч очрашу булды. Чарада туганнарына  тапшырылган һәр хәбәрнамәдә үз Ватанын яклап һәлак булган батырның изге исеме язылган. Бу каһарман сугышчылар Ватанын сатмаган. Дошман җирендә калмаган. Батырларча һәлак булган! Кадерле кешеләре турында хәбәр алу мондый гаиләләр өчен зур шатлык ул! Без әле фронтта хәбәрсез югалган барлык якташларыбыз турында мәгълүмат таба алмадык. Түземлек белән көтәргә һәм ышынырга тиешбез! Исәпкә алынмаган югалтулар, һичшиксез, үзләренең игелекле исемнәрен табачак", - дип уртаклашты Владимир Сергеевич.

"Легенда"да катнашучылар, хәрби архивларда һәм "Мемориал" мәгълүматлар банкында озак эзләнүләр нәтиҗәсендә, кире кайтарылмый торган югалтулар турындагы документларның 17 миллион цифрлы күчермәләре һәм Бөек Ватан сугышында Кызыл Армиянең корбаннары турында 20 миллион язма арасында меңләгән нурлатлының язмышын һәм күмелү урыннарын билгеләделәр.

Владимир Малыгин ышандырганча, хәбәрсез югалганнарны эзләү эше  соңгы сугышчының һәлак булу урыны язылган хәбәрнамәне тапшырган көнгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көнне “Легенда» клубы инициативасын район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, район ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова һәм Әхмәт авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Шәйхетдинов та хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International