Линар Маняповка ТР Мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шушы көннәрдә  район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Нурлат районы территориясендә яшәүче күпмилләтле халыкның рухи-әхлакый нигезләрен торгызу эшендә уңышларга ирешкән өчен һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет баглап, Линар Нурисламовичка республика мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International