Иртәгә Нурлатта «Минем гаиләм шамаиле» күргәзмәсе узачак

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күргәзмәдә нурлатлылар шәмаилләрнең төп нөсхәләрен, шамаилләрнең фотосурәтләрен, нәсел тарихы шәҗәрәләре сурәтләнгән шамаилләрне, шулай ук иҗади эшләрне күрә алачак.

"Минем  гаиләм шамаиле» күргәзмәсе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла, ул иртәгә, 29 гыйнварда, 13.00 сәгатьтә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International