2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт адресы буенча) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Әсфән улы Галәвовның бергәләп гражданнарны кабул итүләре планлаштырылган.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галявовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.