Ленинград камалышын кичергән нурлатлыга бүләкләр тапшырылды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлатта Ленинград блокадасын өзү көне белән Нурлат районында яшәүче вакыйгаларның бердәнбер шаһиты-Минзәкия Сираҗ кызы Гарифуллинаны котладылар. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район Башкарма комитеты исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин тапшырды.

Минзакия Гарифуллина 1933 елның 5 февралендә Нурлатта дөньяга килә. "1941 елда безнең гаилә Финляндиягә күченде. Әтине фронтка алдылар. Әни балалары белән ялгызы кала. Ачлык, суык - җылылык һәм су булмады, җиһазлар, китаплар яндырдылар, утынга агач корылмалар сүтә идек. Әни авырып китте, аны лазаретка урнаштырдылар, без, балалар үзебез генә калдык, абыем белән мине балалар йортына алып киттеләр.

Терелгәч, әниебез безне  эзләп балалар йортлары буйлап йөри. Ул мине бары алкаларымнан гына танып ала, чәчләребез киселгән, үзебез ябыккан булганбыз чөнки. Шуны исемә төшергән саен йөрәгем әрни”, дип уртаклашты Минзакия Сираҗевна.

Ленинград азат ителгәннән соң Гарифуллиннар гаиләсе туган якларына кайта. Минзакия Сираҗевна 12 яшьтән колхозда эшли башлый, аннары пенсиягә кадәр җәмәгать туклануы системасында хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 4 ул тәрбияләп  үстерәләр.

Ул ТР «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт бүләге, «Күпьеллык фидакарь хезмәт өчен»,  Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүген дә хезмәт ветераны якыннарының игътибарын тоеп, килене Мәдинә Исламовна тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International