Яңа Тумба авыл җирлегендә халык җыены традицион рәвештә узды.
Җирле үзидарә башлыгы Леонид Осипов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, җирлекнең төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Узган елгы халык җыенында бәян ителгән мөрәҗәгатьләр дә игътибардан читтә калмады. Аларның барысы да диярлек үтәлгән.
Авыл клубын ремонтлау һәм аны музыка аппаратурасы белән тәэмин итү белән бәйле бер генә мөрәҗәгатьне генә хәл итү агымдагы елга күчерелгән.
«Музыкаль аппаратураны 2021 ел ахырына сатып алырга планлаштырдык", – дип билгеләп үтте Леонид Николаевич.
Территориядә халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен Елаур мәктәбенең филиалы, китапханә, клуб, почта бүлекчәсе, кибет, фельдшер-акушерлык пункты, урманчылык учреждениесе урнашкан.
Биредә барлыгы 162 кеше яши торган җирлек халкы иҗтимагый, социаль яктан әһәмиятле чаралардан читтә калмый, аларда актив катнаша. Бу территорияне төзекләндерүгә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә барлык кирәкле санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүгә кагыла.
Авыл җирлеге башлыгы шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләренә дә басым ясады, чөнки авыл урман янында урнашкан, биредә коры үлән янып китү куркынычы яздан көзгә кадәр саклана.
“Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ЗИЛ-131 базасында янгын сүндерү машинасы, мотопомпа һәм 18 янгын сүндерү гидранты бар. Махсус техника белән су алу өчен гидрантка янгын сүндерү колонкасын сатып алырга планлаштырабыз", - диде ул.
Докладта җирлек эшчәнлегенең барлык юнәлешләре җентекләп яктыртылды. Агымдагы елда үтәр өчен авыл кешеләреннән яңа мөрәҗәгатьләр дә килде. Алар барысы да җирле үзидарә органының гына түгел, район җитәкчелегенең дә контроленә алынган - җыен эшендә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов, җаваплы хезмәт җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.