Аның коллекциясендә курчакларның бик күп төрләре бар. Каравыл Тавыннан Надежда Борисова тукымадан, җепләрдән, тасмалардан бер-берсенә охшамаган славян курчаклары ясый.
Бүген кибетләрдә курчакларның төрлесен алырга була. Каравыл Тавында исә кибет курчакларына кызыкмыйча, борынгы традицияләрне торгызырга булганнар. Кулдан ясалган мондый курчаклар да кешеләрдә зур кызыксыну уята икән.
"Славян курчакларын ясау белән моннан дүрт ел элек күп функцияле үзәгебез директоры тәкъдиме белән шөгыльләнә башладым. Бүгенге көнгә кадәр дә алардан аерыла алганым юк әле. Үзем өчен аларның яңадан - яңа төрләрен ача барам, барысын да ясап карыйсы, башкалар белән уртаклашасы килә», – ди Надежда Борисова.
Надежда Васильевна күпфункцияле үзәктә режиссер булып эшли, аңа кадәр исә җирле мәктәптә технология дәресләрен алып барган. Мәдәният учагында да ул үз һөнәрен дәвам иттерә дияргә була, авыл балалары өчен түгәрәкләр оештырып, төрле курчаклар ясарга өйрәтә, тарихларын сөйләп кызыксындыра. Элегрәк славян гаиләләрендә курчакларны әнә шулай кул астындагы материаллардан – баштарак чыбыклардан, яфраклардан, соңрак, тукыма кисәкләре, җепләрдән ясый башлаганнар.
"Славян курчаклары өч төрле була: саклагыч, йолалар белән бәйле һәм уен курчаклары. Без балалар белән күбрәк уен курчаклары ясыйбыз. Балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр. Малайлар да бик теләп йөри, икенче юлы малай курчак ясыйм дип китте әле күптән түгел аларның берсе, ди Надежда Борисова.
Ә менә сакчы курчаклар гаиләне һәм йортны саклый дип санала, һәм аларны ясауның үз кагыйдәләре бар икән. Әйтик, очлы әйберләрне – энәләр, кайчы кулланмыйча, бары тик яхшы уйлар һәм теләкләр белән генә эшләргә кирәк. Иң беренче ясалган курчакны үзеңдә калдырырга киңәш итәләр.
Курчакларның төрләре күп. Мәсәлән, үлән тутырылган курчак. Курчаклар эченә үләннәр тутыра Надежда. Ул, әлбәттә инде, аш бүлмәсендә саклана. Кыңгырау - курчак игелекле хәбәрче булып санала, аны ишек башына элеп куярга кирәк. Мондый курчакны оста өч кат итәкле итеп ясый.
Ә менә юл курчагын кешеләргә юлга чыкканда бүләк итәр өчен, теләк курчагын ниндидер бер теләк теләп эшлиләр. Йола курчакларыннан балалар белән бергә, Пасха күгәрченнәрен яратып ясыйлар. Күптән түгел Раштуа бәйрәмнәре алдыннан кәҗә - курчак та ясарга өйрәнгәннәр.
Надежда Борисованың коллекциясендә курчакларның бик күп төрләре бар һәм алар бер-берсенә охшамаган, һәркайсының да җаны, үз холкы бар сыман. Курчакларны ясау өчен төсле ситсы тукымалар, җепләр, тасмалардан файдалана, эчләренә тутыру өчен синтепон куллана. Барысы да гап-гади, табигый материаллардан эшләнә, шуңа күрә алар бала сәламәтлегенә зыян китерер ди куркырга кирәкми.
Надежда Васильевнаның шөгыльләре күп. Ул сәйлән үрү, гәҗиттән кәрҗин ясау белән дә мавыккан, бәйләгән, чиккән дә... Әмма курчаклар аның күңеленә аеруча якын. Чөнки бу шөгыль аңа күңел рәхәтлеге бирә, тирә-юньдәгеләргә дә яхшы хисләр генә бүләк итә бит.