Нурлат игенчеләре үсемлекчелек өлкәсендә мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Быел да район аграрийлары яхшы уңыш алырга ниятли.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсенә кушылдылар, анда үсемлекчелек өлкәсендә 2020 елга йомгак ясадылар. Киңәшмәдә «Агро-Инвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов доклады да тыңланды. Рәис Әхтәм улы «Сөләйманов Ә.И.», «Южная» һәм «Аксу-Агро»хуҗалыкларының уңай эш тәҗрибәсе турында сөйләде.

Киңәшмәдән соң сөйләшү җирле дәрәҗәдә дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Фаил Ивандеев Нурлат районында игенчелек тармагы эшенә йомгак ясады.

2020 елда район хуҗалыклары тарафыннан соңгы 12 елда рекордлы уңыш – 177 мең тонна (гектардан 44 центнердан артык) бөртекле культуралар уңышы җыеп алынды. 2021 елда якынча структура буенча чәчү мәйданнары 75 444 гектар тәшкил итәчәк, шуның 43 035 гектары – бөртеклеләр.

Быел минераль ашламалар кертүгә (гектарга кимендә 70 кг), эремә узеллары төзүгә, сидератлы пар җиренә, әче туфракны известьлауга, орлыкларның сыйфатына һ.б. аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International