Нурлат укучысы республика олимпиадасы призеры булды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районы мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау " темасы буенча республика олимпиадасында актив катнаштылар.

Олимпиадада катнашу өчен 2020 елның сентябрендә районның 149 укучысы теркәлгән булган. Олимпиаданың икенче этабына 11 укучы үткән, шуларның 6сы – 8-9, 5се -10нчы сыйныф укучылары.

«Яңа Иглай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Изилә Батдалова олимпиада нәтиҗәләре буенча «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен» номинациясендә призер булды. 2020 елның декабрендә аңа грамота һәм истәлекле бүләк тапшырдылар",-дип билгеләп үтте Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева.

Изиләне олимпиадага тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдус Тимербулатов әзерләгән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән аңа Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырганнар.

"Олимпиада нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең тәрбия эше буенча нәтиҗәле эшчәнлек рейтингына кертелде", - диде Алия Гәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International