Якын арада чираттагы вакцина кайтыр дип көтелә.
Өлкән буын нурлатлылар коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән махсус режим вакытында үз-үзләрен изоляцияләүгә аңлап карадылар. Мәсәлән, бу Нурлат пенсионеры Әхмәт Фәйзуллинга коронавирус белән авырмаска ярдәм иткән. Пәнҗешәмбе көнне үк ул вакцинациягә килгән шәһәрлеләрнең беренче бишлеге арасында иде.
"Дәүләт безнең өчен тырыша, шулай булгач, ни өчен килмәскә һәм прививка ясатмаска соң. Үзем сырхауханәгә барып, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен сораштым", - дип бүлеште пенсионер.
Шулай ук вакцинациягә иртәдән пенсионер Зинаида Верина да килде.
"Курку туйдырды. Прививка ясатуга караганда авырып китү куркынычрак», - диде ул, табиб кабинетына юнәлеп.
Табиб исә нинди хроник авырулар бар, шикаятьләр, гриппка каршы прививка ясаганнармы, дип сорашты. Шулай ук кайсы көнне кабат килергә, икәнен искәртте. Инде билгеле булганча, алар барысы да беренче этапка вакцинация уздылар, икенчесен ясау өчен аларны өч атнадан көтәләр.
«Безгә коронавируска каршы 140 доза вакцина килде. Бүгенге көндә аны 100 дән артык нурлатлы алды",-диде Нурлат РҮХнең табиб-эпидемиологы Әсфия Мәхмүтова. Табиб сүзләренә караганда, якын арада чираттагы вакцина кайтыр дип көтелә. Коронавируска каршы вакцинация ясарга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара.
Хастаханәдә әйтүләренчә, коронавирустан бушлай прививка ясатырга теләгән һәр кеше исәп тота ала. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау турында мәгълүматны 2-27-10 телефоны буенча алырга мөмкин.