Нурлатлыларга шәһәр урамнарында кар чистартуның ничек узуы турында сөйләделәр

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Күпләп яуган кар, соңгы елларда онытыла барган суыклар  шатландыра да, блераз көендерә дә.

Бигрәк тә иртәләрен, ишегалдыннан чыкканда, яисә юл чатыннан борылганда – зур кар көртләре артыннан  я машина, я җәяүле  килеп чыга.  Бик сирәк машина йөртүче, хәер, җәяүле дә бу мизгелләрдә коммуналь хезмәтне исенә төшерми булыр, әлбәттә инде, бик матур булмаган сүзләр дә әйтелми калмыйдыр.

"Такси чакырган идем, безнең  шикәрчеләр бистәсенә килүдән баш тарттылар, батып калудан куркалар. Көч-хәл белән үзәккә барып җиттем, ә биредә барысы да чистартылган, үземне башка шәһәргә килеп кергәндәй хис иттем. Биредә генә эшлиләр булса кирәк", – дип канәгатьсезлеген белдерде Нурислам Гатин узган җомгада редакция телефонына шалтыратып.

Эш көне азагына якынлашканда, ул тагын бер кат шалтыратты һәм юлларны чистартуларын әйтте. «Сез, мөгаен, шалтыраткансыздыр?» ,- дип тә сорап куйды. Юк, без шалтыратмадык. Һава торышына каршы безнең сүз нинди роль уйнасын инде. Ә менә бераз сабыр булу беребезгә дә  комачауламас.

Шәһәр юлларын һәм тротуарларны, нигездә, ТКХ Идарәче компаниясе чистарта. Ә бу аз да түгел, күп тә түгел -140 километрлап юл, әле тагын тротуарлар да өстәлә. Өстәвенә, микрорайоннарның җәелгән булуын да исәпкә алырга кирәк, соңгы елларда алар үсеп кенә калмыйча,сан ягыннан да арттылар, яңалары пәйда  булды. Һәм менә әлеге микрорайоннарның халкы көн саен шәһәр үзәгенә эшкә, почтага яисә берәр учреждениегә бара. Чөнки барлык эре сәүдә нокталары диярлек, мөһим хезмәтләр, суд һәм башка органнар шунда урнашкан.

Һәм әгәр дә коммуналь техника һәм кулларына көрәкләр тоткан эшчеләр иң беренче чиратта шәһәрнең бу өлешенә түгел, ә,  мисал өчен, берәр микрорайонга китеп барсалар, биредә нинди   юл бөкесе хасил булуын күз алдына китерүе авыр түгел. Ә коммуналь хезмәт кар көртләре белән көненә 8 сәгать түгел, ялларсыз тәүлек әйләнәсе көрәшә.

"Гыйнвар башыннан бирле 4,5 мең тоннадан артык кар чыгардык. Юлларны кардан нигездә, төнлә белән чистартабыз, көн саен бу максаттан 9 - 13 берәмлек  техника эшкә чыга, моннан тыш, 17-20шәр хезмәткәр тротуарларны чистарта», – диде ТКХ Идарәче компаниясе башлыгы Солтан Шәйхуллин, компаниянең кышкы чордагы эшчәнлегенә җентекләбрәк тукталып.

Солтан Сәлимович билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларда карны иң элек өемнәргә җыялар, ә аннан соң төяп  чыгаралар икән. Әмма кышкы явым-төшем юлларда гына проблема тудырмый. Йортлар һәм учреждениеләр түбәләрендәге зур, купшы  кар көртләре фотосурәтләрдә генә матур күренә, калган  очракларда исә ул  куркыныч белән яный. Һәм биредә инде коммуналь хезмәткә генә сылтап булмый.

"Күптән түгел безгә шәһәр халкы шикаять белән мөрәҗәгать итте - бер учреждениегә керщ торган  юл күмелгән: пандус һәм баскыч кар астында калган, -  диде район Башкарма комитеты җәмәгать тәртибен саклау пунктының баш белгече Венера Мингалиева. - Бина хуҗасына карата беркетмә төзелде, ул Административ комиссиягә тапшырылды. Штраф салыргамы, я кисәтү ясаргамы икәнен комиссия хәл итәчәк. Дөрес, хәзерге вакытта барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән: бина хуҗасы кар чыгаруны оештырган,  пандус һәм баскыч чистартылган.

ОПОПның баш белгече билгеләп үткәнчә, бинаны  арендага бирүче һәм алучы арасында түбәдән, территориядән карны кем чистартырга тиешлеге турында бәхәс тумасын өчен, әлеге мәсьәләне башта ук, аренда килешүе төзегәнче хәл итәргә кирәк.

  • Юридик һәм физик затлар кышкы чорда даими рәвештә боз сөңгеләрен төшерергә, үз биналарының түбәсе, кәрнизе һәм суүткәргеч торбаларындагы карны чистартырга тиешләр. Әлеге эшләрне башкарганда, һичшиксез, саклык чараларын күрергә кирәк, ә биналарның милекчеләре һәм хуҗалары түбәдән төшерелгән карны 24 сәгать эчендә чыгарырга тиешләр", - диде Венера Мингалиева.
  • Боларның барысы да район территориясен төзекләндерү кагыйдәләрендә язылган, һәм аларны бозган очракта кисәтү ясала яки административ штраф салына. Аның күләме аз түгел: гражданнарга-3500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 000 сумга, юридик затларга – 500 000 сумга кадәр штраф каралган. Икенче тапкыр кагыйдә бозганда, штрафлар бер ярым-ике тапкырга артыграк булачак.

Сүз уңаеннан, җәмәгать тәртибен саклау пункты белгечләре шәһәрдә - шәһәр Башкарма комитеты, авылларда - авыл җирлекләре башкарма комитетлары белән берлектә кышкы чорда тирә-як территорияләрне карап тору буенча рейдларга чыгалар.Билгеле булганча, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре һәркемгә – шәхси секторда яшәүчеләргә дә, идарәче компанияләр, бина хуҗаларына һәм башкаларга да кагыла.

Аларның барысы да җәен дә, кышкы чорда да тирә-як территорияләрен тәртиптә тоту буенча үз йөкләмәләрен яхшы беләләр. Кем дә булса шикләнсә, һәрчак төзекләндерү кагыйдәләренә күз салырга мөмкин. Алар белән ТР рәсми хокукый мәгълүмат порталында (2017 елның 30 ноябрендәге 60 номерлы карары) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International