2021 елның гыйнварыннан 73 ПСЧ сак астына «Татнефть» ГАҖ ҖЧҖнең Югары Нурлатта урнашкан «Ат заводы» яңа объекты кабул ителде.
Элегрәк 73 янгыннан саклау-коткару бүлеге биналарында һәм корылмаларында «Татнефть» ГАҖ бүлекчәсе эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт күрсәтү, җитештерү персоналы булган социаль һәм җитештерү инфраструктурасы объектларын саклаган. Саклуга яңа тапшырылган объект терлекчелеккә карый.
Кабул ителгән объектта инженер-инспектор составы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне оештыру буенча оештыру документларын төзергә ярдәм итә, янгынга каршы көрәш системаларын яхшырту, тулыландыру чараларын билгели.
73 ПСЧ инспекторы Шәкүрова Лилия