Нурлат умартачыларын умартачылык буенча бушлай курслар узарга чакыралар

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Укулар 2021 елның 9 февраленнән 19 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә узачак.

Курслар «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча 72 сәгать күләмендә дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы җирләрендә умарталык оештыру өчен җир алу буенча адымлы инструкция биреләчәк, умарта кортларының биологиясе каралачак, умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак, экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җиһазлар тәкъдим ителәчәк, умарталарның йогышлы һәм йогышсыз авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау биреләчәк.

Умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыруга аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр ителә.

Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашачак.

Теләгән кешеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-07-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International