Нурлат районында «Снегоход» профилактик операциясе бара

2021 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары буенча административ җәза кулланылачак.

Тизйөрешле мототранспорт чараларын кулланганда билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында, 2021 елның 15 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр, Нурлат муниципаль районында, Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге тарафыннан «Снегоход-2021» профилактик операциясе уздырыла.

Тикшерүләр барышында машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник карауны вакытында үткәрүгә, машина йөртүченең тиешле категориядәге рөхсәт таныклыгы булуына, машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә аерым игътибар бирелә.

Дәүләт техник күзәтчелеге органнары үткәрә торган тикшерүләр кайда да йөри ала торган тизйөрешле моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары барлыгы турында сөйли. Алар арасында күрсәтелгән техника милекчеләр тарафыннан билгеләнгән вакытта теркәлми, техник тикшерүгә күрсәтелми, әлеге категориядәге машиналар белән идарә итүче затларның моңа гамәлдәге документлары булмау кебек кагыйдәләрне бозу очраклары бар.

Дмитрий Кудряшов, Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International