Шәһәрнең 4нче мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2020» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабында катнашкан укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Быел үз һөнәрләрендә иң яхшылар исемен алу өчен районның 14 укытучысы көч сынашты, аларның дүртесе – эш тәҗрибәләре өч елдан кимрәк булган яшь белгечләр.
Берничә көн дәвамында бәйгедә катнашучылар мастер-класслар, ачык дәресләр һәм класстан тыш чара күрсәттеләр.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча жюри призерларны һәм җиңүчеләрне билгеләде. «Педагогик дебют» номинациясендә 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Трофимова җиңү яулады. 3 нче урында гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Клявлина һәм туган тел (татар) укытучысы Гөлия Шәйхетдинова.
2 нче урынны 4 нче мәктәпнең физика укытучысы Зилә Хисмәтова алды, «Ел укытучысы - 2021» исеменә гимназиянең инглиз теле укытучысы Элеонора Хөсәенова лаек булды.
Биредә шулай ук «Ел тәрбиячесе – 2021» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү дә булды.
«Ел тәрбиячесе – 2021» исеменә «Камыр Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Шәйхетдинова лаек булды, «Тәрбия һәм белем бирү туган телдә алып барылучы төркем тәрбиячесе» номинациясендә «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Ибляминова җиңүче булды.
Икенче урында- «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Цыганова, өченчедә – «Алсу»дан Зөһрә Савич.