Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин 9нчы мәктәп ашханәсендә туклану сыйфатын бәяләде

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Ул бүген өченче сыйныф укучылары белән төшке аш ашады. Билгеле булганча, уку елы башыннан барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай төшке аш белән тәэмин ителә.

Әлбәттә, мәктәптә ашатуны оештыру, шулай ук туклану сыйфаты да аерым игътибар үзәгендә.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә булып, мәктәп ашханәләре эшен шәхсән тикшерергә карар кылды. Бүгенге көндә мәктәптә 712 бала белем ала. 1-4 сыйныфларның барлык 322 укучысы да 53,41 сумга түләүсез туклану белән тәэмин ителгән, ул федераль бюджеттан финанслана. Калган балалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 8 сум хисабына туклана. Теләгән кеше түләүле дә туклана ала. Коронавирус буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, туклану индивидуаль расписание буенча оештырылган.

Район башлыгы азык-төлек блогында булып, анда пешекчеләр белән аралашты, ризык әзерләү шартлары, ашатуны  оештыру шартлары үтәлүе белән танышты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, Нурлат районы мәктәпләрендә туклануны оештыру белән Лениногорск шәһәреннән «Витара» ҖЧҖ шөгыльләнә.

Алмаз Сәлимович укучыларның һәм укытучыларның фикерләре белән кызыксынды, шулай ук аларның фикерләрен, теләкләрен дә игътибарга алды.

Гомумән алганда, мәктәп ашханәсе эшен оештыру һәм аш-су сыйфаты район Башлыгы тарафыннан уңай бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International