Алмаз Әхмәтшин Биляр- Озеро авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Биляр-Озеро авылында узган халык җыенында катнашты. Ул Биләркүл авыл җирлегендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды,  өстенлекле республика программалары кысаларында төрле юнәлешләр буенча районда башкарылган  масштаблы эшләргә җентекләп тукталды. Киләсе чорга планнарга тукталды.

Биляр - Озеро авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Гражданнар җыенында ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International