Гайтән авыл җирлегендә халык җыены Кәкре Атау авыл мәдәният йортында узды.
Очрашу Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, районның төрле тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды.
Район Башлыгы урынбасары узган елның социаль-икътисади күрсәткечләре, агымдагы елга планнар белән таныштырды. Шунда ук Гайтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдееваның 2020 елда башкарылган эшләре турында отчеты тыңланды.
Халык җыены ачык диалог форматында дәвам итте: авыл халкы урында үз сорауларына җаваплар алды. Очрашуда авыл җирлеге юбилярларына бүләкләр дә тапшырылды.