Якушкино җирлегендә гражданнар җыены узды

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Якушкино җирлегенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау гадәттәгечә авыл халкының актив катнашында узды. Очрашу уңай юнәлештә узды һәм алдагы чорга өстенлекләрне билгеләргә, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирде.

Җыен авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллинның отчет чыгышыннан башланды.

"Коронавирус пандемиясе аркасында чикләүләр белән бәйле кыенлыкларга карамастан, без элек билгеләнгән бурычларның күбесен гамәлгә ашыра алдык", - дип билгеләп үтте ул.

Бу республика максатчан программаларында катнашу, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, территорияне төзекләндерү, торак пунктларны санитар чистарту, шулай ук мохтаҗларга, өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә дә кагыла.

Авыл җирлеге территориясендә 377 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 606 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган елда сөт сатудан алган керем 5,5 миллион сум тәшкил иткән. Ит сатудан авыл халкы икеләтә күбрәк табыш алган. Үсемлекчелек продукциясе 7,7 миллион сумнан артык күләмдә сатылган.

"Барлыгы 24 миллион 280 мең сум өстәмә акча алынган, шуннан чыгып, җирлектә яшәүче 1 кешегә 21 640 сум туры килгән, бу гаилә бюджетларына бик яхшы өстәмә булып тора", – дип билгеләп үтте Хасибулла Хәмидуллин.

Очрашуга йомгак ясап, район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов шулай ук җирле үзидарә эшендә ирешелгән уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтте.

Җыен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International