Нурлат районы мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп башкарыла. ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән берлектә, Нурлат районы мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.
Шул максат белән ул шәһәр гимназиясендә булды, анда мәктәп укучылары өчен кайнар ризык әзерләү шартларын, аш-су кабул итү һәм ашханәнең матди-техник базасы белән танышты.
«Мондый күчмә тикшерүләрнең максаты – мәктәпләрдә туклануның сыйфатын өйрәнү, бүлеп бирелә торган акчаларның дөрес сарыф ителүен, шулай ук ризык әзерләү өчен биналарның торышын өйрәнү", – дип билгеләп үтте Рәис Әхтәмович.
Нурлат районы мәктәпләрендә 6005 бала белем ала. Башлангыч сыйныфларда белем алучы 2595 бала федераль акчалар хисабына 53 сум 41 тиенлек түләүсез кайнар ризык ала. 5-11 сыйныфларда белем алучы 3410 укучы төбәк бюджетыннан бүлеп бирелә торган 8 сумга туклана.
"Нурлат районы мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп башкарыла. Меню Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләнгән, ул бөтен республика буенча бердәм», – диде район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.