Иртәгә, 23 гыйнварда, Нурлатта традицион «Тоннель»профилактик операциясе үткәреләчәк.
Район автоинспекторлары шәһәр юлларында аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклаячак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!