Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә узган елга йомгак ясадылар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖнең 2020 елга эш йомгаклары буенча конференция узды. Монда Нурлат ПБР һәм «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖнең Нурлат участогы хезмәт коллективлары катнашты.

Нурлат ПБР эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар белән предприятиенең башлыгы Җәмил Мостафин таныштырды.

Аның сүзләренә караганда, предприятиенең бораулау бригадалары тарафыннан 191 610 метр тау токымнары борауланган, 142 скважина төзелгән һәм заказчыларга тапшырылган, 1 бригадага уртача бораулау 16 808 метр тәшкил иткән. Шуңа бәйле рәвештә, ул алар иң күп бораулауга  ирешкән мастерлар Радик Сәйфуллин, Ранис Закиров һәм Делюс Әхмәдиев җитәкчелегендәге бораулау бригадаларын билгеләп үтте.

Җитештерү буенча директорның беренче урынбасары - «Татбурнефть «ИК» ҖЧҖ баш инженеры Илдар Борһанов үз чыгышында Нурлат районының 2020 елда максатчан күрсәткечләрне үтәвен билгеләп үтте.

«Узган ел барыбыз өчен дә бик катлаулы булды.  Районның икътисади күрсәткеченә нефть чыгару күләмнәренең кимүе, бәяләрнең төшүе йогынты ясады", - диде конференция эшендә катнашкан Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

Линар Нурисламович катнашучыларны районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул ассызыклаганча, хәзер уңай тенденция күзәтелә - нефтькә бәяләр бераз күтәрелә һәм бу икътисадый вәзгыятьне яхшыртачак. Конференция бүләкләү белән дәвам итте.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм ягулык-энергетика комплексын, шулай ук районның нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен кайбер хезмәткәрләр РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы, Нурлат муниципаль районының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, "ТАГРАС" Холдингының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Моннан тыш, 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен 1 нче урынны алган өлкән мастер Руслан Бакиров вышка монтажлау бригадасына 150 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Мастер Ранис Закировның бораулау бригадасы, 2 нче урынны яулап, 100 мең сумлык сертификат алды. Мастер Радик Сәйфуллинның бораулау бригадасын 3 нче урын өчен 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International