Нурлат шәһәре Халыклар дуслыгы йортында халыкара Туган тел көненә кадәр символик вакытны санауны «Туган тел - халык җаны» дигән тематик чарадан башладылар.
"Алда безне туган тел көне уңаеннан тантаналы чараны әзерләү өчен бер ай вакыт көтә. Ул 21 февральдә билгеләп үтелә. Без районның барлык милли-мәдәни берләшмәләрен катнашырга чакырабыз», – дип планнары белән уртаклаша Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.
Милли кухня, халык иҗаты һәм йола культурасы тәкъдим ителәчәк зур күргәзмә әзерләргә планлаштырабыз. Бер сүз белән әйткәндә, берләшмәнең темасын үзләре сайлаячаклар, ә без бөтен кирәкле методик ярдәмне шатланып күрсәтәчәкбез.