Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында шәһәр гимназиясендә Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш, Төньяк һәм Яңа-Төньяк микрорайоннарында яшәүче гражданнар җыены узды.
Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләренә, шулай ук алда торган планнарга җентекләп тукталды. Биредә үк «Нефтяник», «Ямьле йорт», «Коммунальник» идарәче оешмалары, шулай ук «Көнчыгыш», «Төньяк-Көнчыгыш» һәм «Төньяк» ТИҮ җитәкчеләре 2020 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм агымдагы чорга бурычлар билгеләде.
Гражданнар җыенында шулай ук районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты. Очрашу барышында нурлатлылар юллар, хуҗасыз этләрне аулау, эчә торган суның сыйфаты һ. б. белән бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр.