2021 елның гыйнварыннан еллык декларация кампаниясе башланды, аның барышында гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга кирәк, әгәр 2020 елда:
Хәзерге вакытта мөлкәткә ия булуның минималь срогы 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мисал өчен, мирас алу, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан бүләк итү, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак белән гомерлек тоту шартнамәсен тапшыру нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда. Автомобильне сатканда милектщ булуның минималь срогы 3 ел тәшкил итә.
3-НДФЛ декларациясен шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, адвокатлар кабинетларын һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиеш.
Үз исәпкә алу урыны буенча салым органына декларацияне 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2021 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Декларацияне тапшыруның иң чик вакыты 2021 елның 30 апрелендә салым тотып калынган акчаны алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.
Декларацияне шулай ук салым агенты керемне түләгәндә НДФЛны тотып калмаса һәм салым органына бу хакта хәбәр итмәсә дә бирергә кирәк. Әгәр салым агенты бу бурычны үтәсә, салым органы салым түләүчегә 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча НДФЛ түләргә тиешле белдерү кәгазе җибәрәчәк.
3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен үз исәпкә алу урыны (яшәү урыны) буенча салым органына, шулай ук «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк.
3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырмаган очракта, салым органнары физик затлар керемнәренә салымны, булган мәгълүматтан чыгып, тотылган чыгымнарны исәпкә алмыйча, мөстәкыйль исәплиләр һәм аны түләүгә куялар.
Документ тапшырылмаган очракта, ә салым органнары мөстәкыйль рәвештә гражданның керемнәренә салымны исәпләп чыгарачак. Шулай ук штраф та килә - һәр ай өчен салым суммасының 5% ы күләмендә, ләкин күрсәтелгән сумманың 30% ыннан зур түгел һәм 1 000 сумнан да ким түгел. НДФЛ түләмәгән өчен штраф - түләнмәгән салым суммасының 20% ы күләмендә салына.