Нурлатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы зур бәйрәм чарасыннан башланды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шәһәр Мәдәният сараенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башлануга багышланган бәйрәм концерты булды. Чара районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашында узды.

Күпмилләтле Нурлат мәдәнияте белән танышуны район халкы Мәдәният сарае фойесыннан башлады. Анда төрле милләтләрнең кул эшләре күргәзмәсе урнашкан иде, анда нурлатлылар аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша алды.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат бүлекчәсенең импровизацияләнгән Каз өмәсе бәйрәменә дә кушылып һәркем татар авылында кунак булды,  ак яулыклы әбиләр белән, бизәкле калфаклы хатын-кызлар белән бергә каз канатын  сыдырып карады, мендәр ясады.

Бу чарада район һәм шәһәр Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты, ул концертта катнашучыларны сәламләде һәм безнең районда гасырлар буена төрле милләт халыклары тату яши, дип билгеләп үтте. ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Нурлат районында 150гә якын рәсми чара үткәрергә планлаштырабыз, дип өстәде Алмаз Әхмәтшин.

Бүгенге көндә Нурлатның тату гаиләсе 17 төрле милләтне берләштерә, аларның күпчелеген татарлар, руслар һәм чуашлар тәшкил итә. Туган телеңне, мәдәниятеңне, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен, кайда яшәвең мөһим түгел, йөрәктә милләтеңне ярату, аның өчен горурлык хисе булырга тиеш.

Әйтик, Нурлат җирендә оештырылган "Әрмәнстаным минем" ансамбле чыгышлары нурлатлыларны Әрмәнстанның мәһабәт тауларына күчерде. Балаларны һәм өлкәннәрне берләштергән ансамбль исә зур бер тату гаиләне хәтерләтте.

«Бүген сәхнәдә чыгыш ясаган  25ләп милләттәшебезнең барысы да  бер гаиләдән түгел. Без кан туганнар булмасак та, Нурлат җирендә бертуганнар сыман  аралашып яшибез. Гаиләләребездә исә бары  үз  телебездә генә сөйләшәбез. Тиздән Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәбен дә ачарга планлаштырабыз, анда балаларга үз телебездә дәресләр бирергә җыенабыз. Нурлат җире безнең өчен туган җиребез кебек якын", - ди Вардуи Арутюнян.

Район халкының тел һәм сәнгать осталыгын, район талантлары тарафыннан сәхнәдә әзерләнгән чыгышлары тулысынча ачты. Төрле буын вәкилләренең  төрле милләт халыклары җыр-биюләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаруы алкышларга күмелде.

Шулай итеп, Нурлатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Концертта районда яшәүче төрле халыкларның бай милли хәзинәсе чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International