Шәһәрнең Үзәк микрорайонында халык җыены узды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нурлатта шәһәр җитәкчелегенең  халык белән чираттагы очрашуы үтте. Үзәк микрорайонда халык җыены нурлатлыларның ишегалды территорияләрен, җәмәгать киңлекләрен һәм юлларны төзекләндерү темасына битараф булмауларын раслады.

Очрашу традицион рәвештә узды, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Федор Терентьев һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре докладлары тыңланды.

Районның төп социаль-әһәмиятле күрсәткечләре турында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин чыгыш ясады. Микрорайонда яшәүчеләр җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны юллады, аларның күбесенә очрашуда җаваплар бирелде. Өстәмә өйрәнүне таләп итә торган калган мәсьәләләрне шәһәр җитәкчелеге игътибарга алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International