Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урта Камышлы авыл мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды, анда гадәттәгечә 2020 елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук агымдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Җирлек территориясендә 6 торак пункт урнашкан: Урта Камышлы, Чияле Алан, Кече Камышлы, Абляскино, Кызыл Октябрь, Михайловка. Барлыгы 1346 кеше яши. Шуларның 749ы-эшли торган яшьтәгеләр. Пенсионерлар-405 кеше, мәктәп укучылары-91.  2020 елда 7 бала туган, ә 32 кеше вафат булган, 7 кеше килгән, 72 кеше күчеп киткән.

Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина билгеләп үткәнчә, биредә янгын куркынычсызлыгы профилактикалауга аерым игътибар бирелә. 2020 елда янгыннан саклау хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә җирлектәге барлык йортларны  йөреп чыкканнар, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратылган.

Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 117 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 56сы – савым сыерлары, 388 баш сарык һәм кәҗәләр, 3096 баш кош – корт. 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – сыерлар һәм кәҗәләр асрауга 107 000 сум, чебш һәм казлар сатып алуга 10 250 сум субсидия кайткан.

Авыл халкы өчен гаилә бюджетын тотрыклы тулыландыру чыганагы булып авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату кала бирә.

Җирлек территориясендә соңгы елларда республика бюджеты хисабына социаль-әһәмиятле объектлар төзелгән: авыл җирлегенең административ бинасы, ФАП, юл салынган.

Гражданнарның үзара салымы мәсьәләсенә дә җентекләп тукталдылар - җыелган акчаларга җирлекнең булган төп мәсьәләләрен хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек.

2021 елда авыл җирлегендә авыл эчендәге юлларны ремонтлау эшен дәвам итәргә ниятлиләр, шулай ук пирс, уен мәйданчыгы төзү дә планлаштырыла. Урамнарны яктырту программасы буенча 5 яктырткыч алмаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International