Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 20 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 21 гыйнвар көнне кичке сәгать 6га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
21гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -16..-20, аязган вакытта -24.. Көндез максималь һава температурасы -11..-14˚. Юлларда бозлавык.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Җил көчәйгәндә:
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.