Чираттагы халык җыены Колбай-Мораса авыл җирлегендә узды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җирле хакимият белән очрашуы район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә үтте. Җыенда шулай ук районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Ришат Насыйбуллин 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул җирлек тормышының барлык аспектларына да кагылды, инвалидлар һәм өлкән буын белән эшләү үзенчәлекләрен яктыртты.

Таһирә Мингәрәева җитәкчелегендә авыл җирлегендә җирле үзидарә белән берлектә өлкәннәргә, бигрәк тә пандемия чорында зур игътибар бирүче ветераннар Советы үз эшчәнлеген алып бара.

Хисап чорында үзара салым программасы кысаларында күп эш башкарылган. Әйтик, әлеге акчалар хисабына юллар төзелгән, су башнялары территориясендә павильоннар куелган. Авылларны төзекләндерүдә җирле инициатива да ярдәм итә. Мәсәлән, узган ел Колбай-Морасадан Фәссаховлар, Сафиннар, Шәкүровлар һәм Галләмовлар гаиләләре үз көчләре белән Ленин урамындагы юлның 100 метрына  вак таш түшәгәннәр.

Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда үзара салым программасының зур ролен билгеләп үтте һәм анда актив катнашырга чакырды. Очрашу ахырында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга төгәл җаваплар ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International