Авыл халкы район җитәкчелеге белән бергәләп мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты.
Әмзә авыл җирлегендә чираттагы гражданнар җыены булып узды, анда Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов, шулай ук районның тормыш-көнкүреш хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Башкарма комитетның 2020 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин чыгыш ясады. Шунда ук Әмзә авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, алар, субсидияләр, чүп түккән өчен өчен түләүгә һ.б. ларга кагылышлы иде.
Очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Авылның актив кешеләре Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.