Кичә шәһәр Мәдәният сараенда фаҗигале даталарның берсе-Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган шәһәр мәктәпләре укучылары белән очрашу узды.
Чара барышында укучылар «Сугышчан туганлык» эзләү отряды әгъзалары белән аралаштылар, видеороликлар карадылар. Укучылар «холокост» төшенчәсенең әһәмияте, кешелек тарихында геноцид мисаллары, икенче бөтендөнья сугышы вакытында Холокост корбаннары турында белделәр.
"Без, эзтабарлар, дистәләрчә елдан соң аларны хөрмәт белән җиргә иңдерү, аларга игелекле исемнәрен кайтару өчен, Совет солдатларының җәсәдләрен күтәрәбез. Ә сезнең бурыч – һәлак булучыларны искә алу, тарихи фактларны фальсификацияләүгә юл куймау», – дип мөрәҗәгать итте укучыларга очрашу ахырында берничә ел эзләнү отрядын җитәкләүче Владислав Кузьмин.