Чулпан авыл җирлегендә гражданнарның традицион кышкы җыеннары кысаларында җирле хакимият белән чираттагы ачык диалог булып узды. Ул район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре вәкиләре катнашында узды.
Линар Нурисламович катнашучыларны районның узган елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда республика программаларының ролен билгеләп үтте. Биредә гражданнарның үзара салым программасы аерым урын алып тора.
Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов сүзләренә караганда, үзара салым – бу җирлекнең төп мәсьәләләрен хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, узган ел әлеге программа хисабына Мәктәп һәм Үзәк урамнарында юллар төзелгән, су белән тәэмин итү чыганакларына норматив таләпләрне тәэмин итү буенча эш башкарылган, Муса Җәлил һәм Үзәк урамнарга ике янгын гидранты сатып алынган. Фәргать Фәритович шулай ук җирле үзидарә органнарының 2020 елга башка эш нәтиҗәләрен дә әйтеп үтте.
Халык районның социаль әһәмиятле хезмәтләре җитәкчеләренә һәм вәкилләренә үз сорауларын бирә алды. Аларга урыннарда җаваплар бирелде.
Халык җыены күңелле вакыйга белән тәмамланды: авылның ун актив кешесенә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.