Нурлат халкы гореф-гадәтләрне үзгәртмәде һәм кышкы бәкедә коенды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Иисус Христостан калган йоланы хөрмәтләп, правовславие динендәге нурлатлылар быел да үз гореф-гадәтләреннән тайпылмадылар. Хәтта чын зәмһәрир  салкыннар да аларны куркытмады.

Нурлат районында массакүләм коену Мамык, Иске Чаллы һәм Биляр - Озеро авыллары сулыкларында махсус җиһазландырылган коену бәкеләрендә узды. Куркынычсызлыкны җаваплы хезмәтләр тәэмин итте, сулыкларда медиклар һәм коткаручылар, полиция хезмәткәрләре кизү торды.

Мамык авылында Хач ману  коенулары киң һәм бәйрәмчә узды. Оештыручылар чишенү-киенү бүлмәсеннән башлап коймак, пирог, шашлык белән кайнар чәйгә кадәр - барысы турында да кайгыртканнар.

Илия Пророк храмы башлыгы иерей Александр Кузьмин суны изгеләндерү йоласын башкарды, шуннан соң барлык теләүчеләр шифалы суны алу һәм бәкедә коенып алу мөмкинлеге алды. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та православие динен тотучылар белән якты бәйрәм шатлыгын уртаклашты.

Изге литургиядән соң Биляр-Озеро авылы кешеләре Хач белән алдан әзерләнгән коену бәкесе янына уздылар. Аны район благочинные иерей Сергий Егоров изгеләндерде. Биредәге бәкедә су коену иртәнге сәгать өченчедә башланды.

Хач ману  - православие динендәгеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Алар изгеләндерелгән суның шифалы көченә ышаналар, “яктыртудан” соң аңа чуму кешеләргә чистартырга, рухи яңарырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International