Заречный авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Быел Заречный авыл җирлеге гражданнарының җыены Торнаяс авылында узды. Биредә шушы җирлектә яшәүчеләр дә, Заречный авыл җирлегенә кергән Юган һәм Заречный бистәләрендә яшәүчеләр дә җыелган иде.
Гражданнар җыенында Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов, районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар, нигездә, су, юллар, плотина, урам утларын карап тору кебек сорауларга җавап бирделәр.