Кычытканлының иң өлкән кешесе 95 яшьлеген билгеләп үтә

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Кычытканлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Зиннәтулла кызы Сәлахова бүген истәлекле вакыйга – 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.

Беренчеләрдән булып аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул юбилярның рух күтәренкелеге һәм күңел көрлегенә соклануын белдерде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Зәйтүнә Зиннәтулла кызы зур һәм авыр тормыш мәктәбен үткән. Яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. 7 сыйныфны тәмамлагач ук эшли башлаган. Әмма тумыштан белемгә тартылу, математиканы бик яхшы белү, аңа «Татарстан» колхозы идарәсенә хисапчы булып эшкә урнашырга мөмкинлек бирә. Ире Җәмил Камалетдин улы белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бу истәлекле көндә Зәйтүнә Сәлахованы Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Разия Садретдинова, Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров, шулай ук күпсанлы туганнары котлады. Ә аның йөрәгенә якын кешеләр аз түгел икән: 15 оныгы, 27 оныкчыгы һәм 1 торын оныгы үсеп килә икән ич. Барысы өчен дә ул – иң хөрмәтле, яраткан һәм сөекле әби.

«Без аңа 100 яшьлек юбилеен да билгеләп үтүен телибез", - диеп юбилярның якыннары үзләренең ихлас теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International