Нурлатлыларга: су коену бәкеләрен “яктырту” вакыты җитте

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат благочиниесе мәгълүматларына караганда, Мамык һәм Иске Чаллы авылларында 18-19 гыйнварда төнге 12дә су коену өчен ачылган бәкеләрне “изгеләндерәчәкләр”.

Ильинский чиркәве настоятеле иерей Александр Кузьмин билгеләп үткәнчә, 22.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр гыйбадәтханәгә керү юлында бәйрәм төнендә суга чумып алырга теләүчеләр өчен автобус торачак. Ул Мамык авылы сулыгында махсус җиһазландырылган иорданга алып барачак. Шулай ук гыйбадәтханә, шәһәр халкы изге су алсын һәм шәмнәр куя алсын өчен, сәгать төнге 1гәкадәр ачык булачак.

Биляр-Озеро авылында бәйрәм чаралары сәгать кичке 10да башлана, дип билгеләп үтә район благочинные һәм Преображение храмы настоятеле иерей Сергий Егоров. Аннары бәйрәмгә килүчеләр Хач юлы белән су коену урынына юл тотачак. Аны сәгать 2дән  соң “изгеләндерәчәкләр”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International