Бүгенге көндә кулланучылар җәмгыяте районның стационар сәүдә пунктлары булмаган 24 авылына барып күчмә сәүдә оештыра.
Нурлат район кулланучылар җәмгыятендә йомгаклау җыелышы булып узды, анда аның директоры Равил Хәмидуллин хисап доклады белән чыгыш ясады.
Пандемия белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, Нурлат райпосы куелган бурычларны уңышлы үтәгән. Кулланучылар җәмгыяте әгъзалары районның 24 авылында яшәүчеләрне көн саен кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итәләр, үз пекарнялары эшли, анда 10 төрдән артык икмәк-күмәч әйберләре пешерелә. Планда - хезмәт күрсәтү өлкәсен, шулай ук җитештерүне киңәйтү.
Нурлат райпосы 2020 елда үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте, бүген коллективта 18 кеше эшли.
Равил Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсы - үз эшенең остасы. Кайберләрен хисап җыелышында «Татпотребсоюз»ның Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Абляскино һәм Чишмә кибетләре сатучылары Венера Игнатьева һәм Гөлсинә Вәлимхаммәтовага аларны «Татпотребсоюз» ның әзерләүләр идарәсе начальнигы Рифат Минлезянов тапшырды, ул җәмгыять эшенә тулаем уңай бәя бирде.