Нурлаттан тыл хезмәтчәне 90 яшьлеген билгеләп үтә

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа эш атнасының беренче көнендә тыл хезмәтчәне Ольга Шигонцева 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.  Бәйрәменә килгән кадерле кунакларны да ул күтәренке кәеф, күзләрендә очкыннар белән каршы алды.

Озын гомерле әбигә Россия Президенты Владимир Путинның исемле котлавын һәм  истәлекле бүләк тапшырганда район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да аның күңел көрлегенә соклануын яшермәде. Ольга Петровна өлешенә авыр һәм кыен ачлы-туклы балачак, сугыш еллары, авыр физик хезмәт туры килүгә дә карамастан, ул бүген дә якты күңелле кеше булып кала, һәр нәрсәдә  яхшылык һәм уңай яклар гына күрергә тырыша. Аның бөтен биографиясе туган шәһәре белән бәйле.

«Мин беркайчан, хәтта тормышымның иң авыр минутларында да Нурлаттан китү турында уйлап та карамадым. Карагыз әле, шәһәребез ниндигә әверелде! Монда яшисе дә яшисе килә!» ,- ди ул.

Ольга Шигонцеваны яшьләргә төрле яклап үрнәк итеп китерергә мөмкин. Ул әле хәзер дә актив тормыш позициясе белән яши, район тормышыннан да хәбәрдар булып тора - барлык вакыйгалар турында да яраткан «Дуслык» газетасы һәм Нурлат телевидениесе тапшырулары аша танышып бара. Хезмәттәшләре, дуслары, «Нурлатнефть» НГДУсы ветераннары советы белән даими элемтәдә тора.

«Менә миңа инде 90 яшь, әмма мин үземне бер генә көн дә ялгыз хис иткәнем юк!",- ди Ольга Петровна зур горурлык һәм рәхмәт белән.

Аның 90 яшьтә булуына ышанасы да килми -  кәефе көр, шаян, барлык вакыйгалар һәм даталар  да күңел түрендә сакланган, җитештерү эшчәнлеге белән бәйле саннарны да яхшы хәтерли. Юбилярның сүзләренә караганда, ул беркайчан да тирә-юньдәге хәлләргә битараф булмаган. Бу эшкә дә, шәхси тормышына да, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләргә карата да шулай булган.

«Мин һәрвакыт вакыт җитмәүне сиздем. Йөргәндә дә күренә иде бу, барысын да йөгерә – йөгерә башкардым. Кайчан яшәргә өлгергәнмендер, белмим", - ди ул. Шул ук вакытта, предприятиедә булсынмы, иҗтимагый эштәме,  үз вазыйфаларына һәрчак зур җаваплылык белән караган: 30 ел дәвамында район судының халык утырышчысы итеп сайланган.

«Үз-үзеңдә кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Сугыш вакытында ничек авырга  туры килде бит. Әмма кешеләр алга таба яшәү өчен үзләрендә  көч табалар, бер-берсенә ярдәм итәләр, ипинең соңгы кисәк ипиләре белән бүлешәләр, юатырлык җылы сүзләр таба иделәр», – дип мөрәҗәгать итә ул замандашларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International