Бу атнада сырхауханәдә тагын 10 нурлатлы яңа коронайогышлы инфекциягә каршы вакцина ясаткан. Коронавируска каршы нурлатлыларга яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үк прививка ясый башладылар, 25 декабрьдә биш медицина хезмәткәре препаратның беренче компонентын алдылар. "Гам-Ковид-Вак" вакцинасының дозасын бушлай 18 яшь тулган, шулай ук соңгы 6 айда СОVID-19 белән авырмаган, ә соңгы 14 көн эчендә - ОРВИ, хроник авырулары һәм аллергия реакцияләре булмаган һәркем, авырлы булмаган һәм бала имезмәүче хатын-кызлар алырга мөмкин. "Вакцина куркынычсыз һәм нәтиҗәле, составынна коронавирус үзе кертелмәгән. Препарат ике компоненттан тора. Шуңа күрә вакцинация 3 атна интервал белән ике тапкыр үткәрелә. Иммунитет инде беренче прививкадан соң ук формалаша башлый. Икенчесе организмның иммунитетын ныгыта һәм озаграк вакытка нәтиҗә бирә", - диде Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, вакцинаны саклау шартларын исәпкә алып, районыбызда вакциналаштыру пункты бары тик бер урында гына оештырылган, бу сырхауханәнең өлкәннәргә прививка ясала торган 221нче кабинеты. Һәм тагын шунысы да бар: вакцинаның бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән.
"Вакцина район хастаханәсенә зур булмаган партияләр белән кайта, әмма тиздән прививка белән тәэмин итү артачак һәм барлык нурлатлыларны да иммунлаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Вакцинаның булу-булмавы турында 2-27-10 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин, хәзер ул бар, беткән очракта исә мөрәҗәгать итүчене чиратка язачаклар", - диде Айдар Сәгъдиев.
Прививка ясатканнан соң өч көн дәвамында исерткеч эчемлекләр кулланмаска, мунчага, саунага бармаска һәм авыр физик эш белән шөгыльләнмәскә, шулай ук иньекция урынын чылатырга ярамый.