2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак.
Бу җитди кампаниягә әзерлекнең барышы турында без Әлмәт шәһәрендә (Нурлат шәһәрендә) Дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Сирень Садыйкова белән сөйләштек.
- Сирень Рәисовна, районда халык санын алуга күпме кеше җәлеп ителәчәк һәм анда кемнәр катнаша ала?
- Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү өчен, резервны да кертеп, 150гә якын кеше – исәпкә алучылар һәм контролерлар кирәк булачак. Бу эшкә шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр чакырыла. Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела: алар 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары, портатив җайланмалар – планшетлар белән эшләү күнекмәләренә ия, инструкция таләпләрен төгәл үти белүче һәм хөкем ителмәгән кешеләр булырга тиешләр.
- Исәпкә алучылар һәм контролерларның вазифаларына ниләр керә һәм аларга түләү каралганмы?
- Сан алучы һәм контролерлар булып эшләячәк кешеләр өчен укулар үткәреләчәк. Аларны кешеләр белән аралашырга, төрле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, халыктан керүче мөһим сорауларга дөрес итеп җавап бирергә өйрәтәчәкләр. Һәр сан алучыга 550 кеше кергән исәпкә алу участогы биреләчәк. Исәпкә алучы өйдән-өйгә йөреп исәпкә алу документларын тутырачак, контролерның күрсәтмәләрен үтәячәк, һәркөнне исәпкә алучы язма кенәгә тутырып, исәпкә алынган кешеләрнең саны турында мәгълүмат бирәчәк.
Контролер исәпкә алучылар эшен координацияләргә тиеш. Алдагы сан алуда катнашкан яки шуңа охшаш эш тәҗрибәсенә ия булган кешеләр контролер булып эшли ала. Сан алучылар һәм контролерлар гражданлык-хокукый килешүе буенча эшкә урнаша.
Аларның хезмәт хакына килгәндә, сан алучыларның – 18 000, контролерлар -20 000 сум булыр дип көтелә.
- Сан алучы яки контролер булырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
- Моның өчен безнең бүлеккә халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилгә 2- 07 - 07, 2-07-08 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә һәм тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Без һәр кандидатны карарга әзер.