«Нурлат сөте» хуҗалыгында бер сыердан тәүлегенә 10 литрга кадәр сөт савып алырга ниятлиләр

2021 елның 17 гыйнвары, якшәмбе

Бу мөмкин хәл, - диде хуҗалык директоры Фәнис Вәлиев бәйрәм көннәрендә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшинны Иске Чаллы бүлекчәсенең яңа терлекчелек биналары белән таныштыру барышында. Бу хуҗалыкта 5000 баштан артыграк эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның яртысына якыны – Иске Чаллы бүлекчәсендә, һәм 1954 баш савым сыерының 900 башы - шулай ук биредә асрала. «Бүгенге көндә биредә һәр сыерга тәүлеклек савым 20 литр тәшкил итә. Безнең алда быел нәтиҗәләрне 25-30 литрга кадәр арттыру бурычы тора. Бу чынга ашмаслык түгел, мөмкинлекләр бар», - диде хуҗалык директоры Фәнис Вәлиев.

 Алмаз Әхмәтшин бүлекчәнең кулланылыштагы терлекчелек биналарында да, яңа төзелгән биналарында да булды, алар монда өчәү, шуларның берсе - 12 башка исәпләнгән чит ил җайланмасы урнаштырылган савым залы.

Шулай ук, бүлекчәдә 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы бар, анда әлегә 800 баш терлек асрала.

Хуҗалыкта терлекләрне планлы яңарту да алып барыла. Монда инде Венгрия, Киров, Марий - Элдан кайтартылган терлекләр бар, быел тагын 100 баш югары продуктивлы таналар алып кайтырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International