29 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә "Минем гаиләм шамаиле" күргәзмәсе узачак.
"Күргәзмә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан нурлатлыларны татар милли сәнгатенең бер төре буларак шамаилләр, аларны ясау техникасы белән таныштыру, борынгы шамаилләр тарихын барлау максатыннан оештырыла", - диде Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.
Моның өчен 21нче гыйнварга кадәр Alfiya.Galautdinova@tatar.ru электрон адресына катнашучы анкетасын тутырып, гаиләдә кадерле мирас булып сакланучы шамаилләрнең фоторәсемнәрен юлларга кирәк.
Ә шамаилләр яки аларның фотосурәтләре, нәсел тугралары, шулай ук шамаилләрнең тарихын сурәтләгән иҗади эшләр (шигырьләр, хикәяләр, эссе) 25нче гыйнварга кадәр тәгълим үзәгендә кабул ителәчәк.
Күргәзмәдә һәр нурлатлы катнаша ала.